27 августта Казанга “Бөек Болгарга сәяхәт” XVIII республикара программасы кысаларында «В.Зайцев» теплоходында Башкортстаннан ватандашлар делегациясе килде. Бүген алар белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев очрашты.
“Бөек Болгарга сәяхәт”кә 150 дән артык кеше китте, алар арасында Башкортстан, Чиләбе, Свердловский һәм Төмән өлкәләре, Латвия интеллигенциясе вәкилләре бар. Алар 23 августтан алып 30 августка кадәр Уфа – Сергеевка – Түбән Кама – Болгар – Казан – Алабуга – Уфа маршруты буенча теплоходта йөзәчәк.
Ел саен мондый чара Башкортстанның һәм Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклесенә багышлана. Бу юлы сәяхәт популяр җырчы, РФның атказанган артисты, ТРның халык артисты һәм БР атказанган артисты Салават Фәтхетдиновка багышлана. Бүген ул шулай ук кунаклар белән очрашу өчен Казан елга портына килде.
Теплоходта ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтименр Шәймиевне аягүрә көчле алкышлар белән каршы алдылар. М.Шәймиев җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан кунакларга һәрвакыт шат дип билгеләп үтте. “Без зур бер гаилә кебек дус яшәргә тиеш”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев башкала кунакларына “Яңарыш” республика фонды ярдәме белән “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” комплекслы проектны гамәлгә ашыру кысаларында нинди объектлар төзелү хакында сөйләде. Искә төшереп үтәбез, Минтимер Шәймиев попечительлек советын оештыручы һәм аның рәисе.
ТР Дәүләт киңәшчесе чыгышында Болгар һәм Свияжск мәдәни мираслары гомумроссия дәрәҗәсендәге проектлар дип билгеләп үтте. Хәзер бу объектларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча эш алып барыла. Ике һәйкәл дә матур җирдә Идел буенда урнашкан.
“Көн саен бу тарихи урыннарда булырга теләүче туристлар саны арта. Без карарлык әйбер булсын дип тырышабыз, ял итү өчен уңайлыклар тудырабыз”, - диде М.Шәймиев.
Кунакларга зур экранда Болгар шәһәре белән Свияжск утрау-шәһәрчегенең төзекләндерү эшләреннән соң нинди булачагы күрсәтелде. Бу кунакларны шулкадәр кызыксындырди ки, күп кеше һәйкәлләрне, шулай ук яңа музей комплексларын күрү өчен аягурә басты.
Сәфәр кылучылар Болгарда булулары һәм андагы зур төзелеш эшләрен күреп исләре китүләре турында белдерде. Очрашу ахырында чараны оештыручы “Рамазан” төрки мәдәни-мәгариф үзәге рәисе Марат Шәрипов Минтимер Шәймиевкә меценатлар бертуган абыйлы-энеле Рәмиевлар халыкара премиясен тапшырды. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.