Әле дә ярый вакытында шушы эшкә тотындык. Болгар белән Свияжскины торгызу өчен оештырылган “Яңарыш” Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондына Болгар шәһәрлеге урнашкан Спас районы халкы сан ягыннан шушы фондка хәйрия взнослары кертүдә Казаннан соң икенче урында тора. Бу шушы җирдә бүген яшәгән халыкның теләк-омтылышы, югары аңы көзгедәй чагыла дигән сүз, район хакимияте башлыгы Камил Нугаев һәм аның җитәкчелегендәге команда тырышлыгы, районның химаячесе булган ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев өлеше дә кергән моңа. Биредә зур предприятиеләр дә юк, кеше үзе эшләгәнне китереп бирә, пенсионерлар да читтә калмый хәтта – халыкның рухи байлыгы күрсәткече дип аңлыйм мин бу хәлне, дип белдерде бүген Изге Болгар җиренә кылган сәфәре вакытында Спас районы Мәдәният йортында ясаган чыгышында ТР Дәүләт киңәшчесе һәм Болгар шәһәре белән Свияжск утрау-шәһәрен торгызу эшен башлап җибәргән, “Яңарыш” фонды төзеп аның Попечительлек советы рәисе булган Минтимер Шәймиев. Зур предприятиеләр, эшмәкәрләр, дәүләт хезмәткәрләре дә шушы изге эштән читтә калмады, барысына да рәхмәт, диде ул.
Хәзерге этапта тарихи һәйкәлләрне мөмкин булган кадәр торгызырга, төзелеш буенча консультацияләр уздырырга кирәк. Шул ук вакытта автомобиль юллары, елга порты, газ һәм су үткәргечләр, электр, элемтә челтәрләрен сузу, гомумән, инфраструктура булдыру да таләп ителә. Килгән кешеләр ял итә, кунып чыга алырлык һәм яңадан киләсе килү теләге уянырлык кунакханәләр төзеләчәк, Болгар белән Свияжск заман таләпләре буенча тәэмин ителәчәк. “Киләсе елга Болгарга килүчеләр зур үзгәрешләр тоячак – без шуңа алындык, ярдәм кулы сузучылар бар һәм без булдырабыз!” – дип ышаныч белән әйтте ТР Дәүләт киңәшчесе. Дөрес, япан кырда төзелеш эшләре алып бару күпкә җиңел, ләкин болар - тарихи-мәдәни объектлар, шуңа күрә, кысалар шактый тар, һәрнәрсәне исәпкә алырга туры килә, ә инде эш темплары мондый катлаулы төзелешләр өчен шактый югары, дип бәяләде М.Шәймиев журналистларның сорауларына җавабында.