Минтимер Шәймиев Япониянең Россиядәге илчесе белән очрашты

2010 елның 14 июле, чәршәмбе

14 июль көнне Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно әфәндене кабул итте.

Япония илчесенең Татарстанга визиты өч көнгә исәпләнгән. 12 июльдә мактаулы кунак “КАМАЗ” ААҖ һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Кичә Коно әфәнде Казандагы IT-парк һәм “Идея” технопаркын карады, Казан (Идел буе) федераль университетында булды һәм заманча япон киносы фестивален ачуда катнашты. Бүген исә Масахару Коно Татарстан җитәкчелеге белән очрашты.

Масахару Коно Минтимер Шәймиев белән очрашуда аның Татарстанга хәзерге визиты бик озак дәвам итүен билгеләп үтте. “Без Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә булдык, кичә Казанга килдек”, - диде илче.

Минтимер Шәймиев илчегә Татарстанның икътисади үсеше хакында сөйләде. Дәүләт киңәшчесе билгеләп үткәнчә, Коно әфәнде хәзерге сәфәрендә республиканың нефть зонасы белән таныша алмаган. “Республиканың көньяк-көнчыгышында Ромашкино нефть ятмасы урнашкан, без аннан инде 60 елдан артык файдаланабыз, анда 3,5 миллиард тоннадан артык нефть чыгарылды”, - дип хәбәр итте М.Шәймиев.

Дәүләт киңәшчесе шулай ук Түбән Камада төзелүче нефть эшкәртү заводлары комплексы, “КАМАЗ” ААҖ һәм Алабугадагы яңа сәнәгать мәйданчыгы хакында сөйләде. “Казанда да сәнәгать зур үсеш алган, әмма аларның күпчелеген оборона предприятиеләре (авиатөзелеш, вертолетлар, приборлар төзү) тәшкил итә”, - дип хәбәр итте илчегә Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International