Минтимер Шәймиев Мөнир Бушенаки белән очрашты

2010 елның 8 октябре, җомга

8 октябрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәгенең мәдәни мирасны саклау буенча хөкүмәтара оешмасы генераль директоры Мөнир Бушенаки белән очрашты.

Яклар ЮНЕСКО ның Париждагы штаб-фатирындагы, соңрак 2001 елның июнендә Татарстан башкаласында Казан Кремленең ЮНЕСКО ның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә керүенә багышланган тантанада очрашуларын искә төшерде. Билгеле булганча, ЮНЕСКО ның ул вакыттагы генераль директоры урынбасары Мөнир Бушенаки Минтимер Шәймиевкә Казан Кремленең мәдәни мирас һәйкәле итеп танылуы турындагы сертификат тапшырган иде. 2006 елда исә алар Казанда, Дәүләт Эрмитажы халыкара Консультация советы утырышы кысаларында, кабат очрашты. Минтимер Шәймиев белән Мөнир Бушенаки уртак эшчәнлекнең дөньякүләм тарихи мәгънәгә ия нәтиҗәләре белән канәгать калуларын белдергән.

Бүгенге очрашу кысаларында кунак “Мәдәни мирас - Свияжски утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар шәһәре” проекты буенча әзерләнгән стенд белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Бушенаки проектның гомумкешелек әһәмиятен, анда Ислам һәм православие цивилизацияләренең гармониясен югары бәяләгән. Аның белдерүенчә, бу проектны дөньяга күрсәтү зарур. Бушенаки ел саен Италиядә әлеге ил Президенты, ЮНЕСКО,Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге яклавы астында туризм һәм археологияне үстерү буенча уздырылучы форумда шул проектка кагылышлы берничә панноны демонстрацияләү тәкъдимен керткән.

Мөнир Бушенаки шулай ук мәдәни мирасны саклау буенча хөкүмәтара оешма эшчәнлеге хакында мәгълүмат биргән. Аның сүзләренә караганда, хәзер Россиянең Мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәгенә кайтуы буенча сөйләшүләр бара. Бу оешма әгъзасы булган СССР таркалганнан соң, ике арада хезмәттәшлек торгызылмаган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International