8 июль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Швейцария радио-телевидение компаниясенә («Swiss National Public Radio and TV») интервью бирде.
Компаниянең Мәскәүдәге үзхәбәрчесе Петер Гислинг сүзләренчә, аларның Казанга визитлары максаты - «International» рубрикасында Татарстан турында мөселман һәм христиан культураларының үзара тыныч яшәүләре темасына багышланган ярты сәгатьлек радиорепортаж әзерләнә.
Татарстан Республикасы Швейцария өчен ике культураның дустанә мөнәсәбәттә булуы белән үрнәк булып тора. Анда мәчет манарасы торгызуны тыю турындагы референдум үткәрелгәннән соң Швейцария өчен толерантлык темасы актуаль булып тора, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Минтимер Шәймиев Татарстанда мөселманнар һәм христианнарның тату яшәү нигезләре, 90 елларда Татарстанның беренче Президенты очрашкан кыенлыклар, милләтара һәм конфессияара толерантлык үсеш алганда, республиканың икътисади иминлеге турындагы сорауларга җавап бирде.
Швейцария хәбәрчесе Татарстанның беренче Президентыннан санашмаучанлык проблемасын хәл итүдә шәхсән Швейцариягә нәрсә тәкъдим итәр идегез дип сорады. Минтимер Шәймиев сорауга җавап биреп, Швейцариядә ислам белән христиан диненең янәшә яшәү тәҗрибәсе зур түгел, ә күп конфессияле җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләү өчен вакыт һәм түземлек, сабырлык кирәк, дип билгеләп үтте.
Швейцария радио-телевидение компаниясе – Россия федераль каналларына тиңдәш эре каналларның берсе. Тапшырулар 4 дәүләт телендә (алман француз, итальян, ретроман) алып барыла.
Компаниянең Мәскәүдәге корпункты «Swiss National Public Radio and TV» тапшыруларны алман телендә алып бара, шуңа күрә аларның тапшырулары ARD» һәм «ZDF» үзәк каналларында Германиядә еш кына кабатлана.
Компаниянең Мәскәүдәге үзхәбәрчесе Петер Гислинг Швейцария гражданины, 1980-1990 елларда Мәскәүдә корпунктта эшләгән. Аннары 3 ел Косовода, соңыннан Швейцариядә шул ук каналда сәяси программалар алып барган. 2008 елдан башлап «Swiss National Public Radio and TV»ның Мәскәүдәге үзхәбәрчесе итеп билгеләнгән.
Петер Гислинг һәм продюсер Анна Курицына Татарстанга визиты кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе Госман хәзрәт, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий белән очрашкан. Алар шулай ук “Казаньоргсинтез” ААҖ төрле милләт һәм төрле дин кешеләре белән аралашты, Казан федераль университетында булды, Кремльгә экскурсия кылды.