Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең яңарыш фонды һәм “Зенит” банклары төркеме бу фонд эшчәнлеге кысаларында төзекләндерүдә катнашу турында килеште.
7 июль көнне Алабуга районында “нефть саммиты” кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Зенит банкы” ААҖ Директорлар советы рәисе Алексей Соколов Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчегенең тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен төзекләндерү турындагы Меморандумга кул куйдылар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә фондның башкаручы директоры Татьяна Ларионова белдерүенчә, әлегә проект-смета документлары булмау сәбәпле, банк тәкъдим иткән төгәл сумма билгеле түгел.