Минтимер Шәймиев Татарстан башкаласында Сабантуйны бәйрәм итүдә канашты

2010 елның 20 июне, якшәмбе

Сабантуй бәйрәме кысаларында Татарстан башкаласында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Казан” халыкара ат спорты комплексында булды. Бәйрәм программасында  - “Татарстан Республикасы кубогы”на, “Казан шәһәре Мэриясе” призына һәм башка ярышлар, республика артистлары чыгышлары.

Минтимер Шәймиев Кувейт дәүләте Вакыф һәм ислам эшләре министры урынбасары Адел Абдалла Әл-Фаләх, төрек делегациясе вәкилләре Төркия Бөек Милли Җыелышы депутаты, хакимлек итүче Гаделлек һәм үсеш партиясе фракциясе җитәкчесе урынбасары, Төркиянең Россия белән дуслыгы парламент төркеме рәисе Салих Капусуз һәм Стамбул мэры Кадир Топбаш, Сабантуйның башка кунаклары белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International