“ЛУКОЙЛ” борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләрендә һәйкәлләрне торгызуда катнашачак

2010 елның 7 июне, дүшәмбе

“ЛУКОЙЛ” ААҖ борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләрендә тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызуда катнашачак. Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең “ЛУКОЙЛ” президенты Вагит Алекперов белән очрашуы вакытында шул хактагы Меморандумга кул куелды. Документны Минтимер Шәймиев белән Вагит Алекперов имзалады.

Билгеле булганча, Минтимер Шәймиев бер үк вакытта “Яңарыш” республика фондына нигез салучы һәм аның Попечительләр Советы рәисе. Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрендәге тарихи һәйкәлләрне торгызу аның Дәүләт киңәшчесе вазифасында башлаган беренче зур проекты. ТР Дәүләт киңәшчесе берничә эре компаниягә әлеге мөһим социаль проектны финанслауда катнашу тәкъдиме белән чыккан булган. “ЛУКОЙЛ” бу мөрәҗәгатькә беренчеләрдән булып теләктәшлек белдергән. Бүгенге очрашуда Минтимер Шәймиев компания җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Меморандумда белдерелүенчә, “ЛУКОЙЛ” Болгар һәм Свияжскидагы һәйкәлләрне торгызу эшләрен финанслау буенча йөкләмә ала. 2010-2012 елларда компания бу максатларга барлыгы 45 млн. сум юнәлдерергә уйлый. (ел саен 15 шәр млн. сум). Вагит Алекперов белдергәнчә, бу суммага кайбер үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин. Хәзер финансланачак объектларны тәгаенләү эше бара. Документ нигезендә, “Яңарыш” республика фонды һәм “ЛУКОЙЛ” ның Хәйрия фондына нефть компаниясенең финанслау тәртибен һәм графигын билгеләү бурычы йөкләнә. Меморандумны координацияләү буенча “ЛУКОЙЛ” ягыннан компаниянең Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер җаваплы.

Билгеле булганча, Болгар һәм Свияжск шәһәрләрендә тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызуны финанслауда катнашырга республикада беренчеләрдән булып “Татнефть” компаниясе һәм “Бәхетле” җәмгыяте теләк белдергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International