Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты

2010 елның 26 мае, чәршәмбе
26 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты.

РФ юстиция министры Татарстанның беренче Президентына күпьеллык хезмәттәшлеге һәм республика җитәкчелегенә Россия – Европа берлеге (ЕС) Даими партнерлык советының ирек, иминлек һәм гадел хөкем мәсьәләләренә багышланган XII утырышын яхшы оештырган өчен рәхмәтен белдерде. Очрашуда РФ юстиция министры урынбасары Василий Лихачев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International