Минтимер Шәймиев Актаныш авылының 300 еллыгына багышланган концертта булды

2010 елның 19 мае, чәршәмбе

19 май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Актаныш авылының 300 еллыгына багышланган иҗади концерт узды. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева булды.

Театр сәхнәсенә урнаштырылган видеоэкранда Актаныш районының бай тарихы һәм табигате турында фильм күрсәтелде. Концертның иҗади программасында районның үзешчән коллективлары чыгыш ясады.
Актаныш районы иҗат коллективларының берничә тапкыр “Созвездие-Йолдызлык” конкурсы лауреаты исеменә дә лаек булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International