9 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр Җиңү паркында Дан мемориалындагы Мәңгелек ут янына венок һәм чәчәкләр куйдылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Әлеге тантаналы чарада шулай ук Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хезмәт ветераннары да катнашты.