ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән төбәк оборона спорт-техника оешмасы (РОСТО) күргәзмәсе белән таныштылар

2010 елның 9 мае, якшәмбе

9 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төбәк оборона спорт-техника оешмасы» иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе» (РОСТО-ДОСААФ) оешмасының казанышлары күргәзмәсе белән танышты.

Күргәзмә Казан циркы каршындагы мәйданчыкта (Меңьеллык мәйданы) Җиңү Көненә туры китереп оештырылган иде.

Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан уздырылган парад тәмамлануга, республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин РОСТО экспозициясе белән таныштылар, оешма әгъзалары белән әңгәмә кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International