Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын кабул итү булды

2010 елның 9 мае, якшәмбе

9 майда Казан Кремленең Герб залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын тантаналы кабул итү булды.

Бу чараны 9 майда уздыру традициягә керде. Быел ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан үткәрелде.

Тантаналы кабул итүдә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның республика җәмәгать оешмалары вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары, хәрби комиссариат һәм Казан гарнизоны җитәкчеләре катнашты.
Ветераннарны котлауда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Татарстан Республикасы Президентының Матбугат хезмәте, 2010 елның 9 мае.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International