Минтимер Шәймиев «Безнең спорт» газетасына интервью бирде

2010 елның 12 мае, чәршәмбе

12 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Безнең спорт» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин белән очрашты. Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев әлеге басма укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Республикада милли спорт төрләрен үстерү, тренерлар һәм спортчылар әзерләү, профессиональ һәм һәвәскәр спортны финанслау, 2013 елгы Универсиадага әзерлек темалары күтәрелде.

Бик һәвәс җанатар буларак, Минтимер Шәймиев футбол буенча һәм хоккей буенча Россия чемпионатларының финал уеннарыннан тәэсирләре белән бүлеште. Ул шулай ук 2010 елгы Олимпиададан соң илдә спорт өлкәсендәге вазгыятьне шәрехләп китте.

Дөнья күләмендә спортның югары үсеш дәрәҗәсен билгеләп, Минтимер Шәймиев спорның гаять зур түземлек, ихтыяр көче таләп итүче иҗади хезмәт булуын, һәм аны бәяләгәндә иң мөһиме гаделлек һәм объективлык икәнлеген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International