Россия Президенты Минтимер Шәймиевкә III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

2010 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

6 майда Россия Президенты Дмитрий Медведев россиялеләргә дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирү турындагы дипломнар тапшырды. Традиция буенча тантана Кремльнең Екатерина залында уздырылды.

Дәүләт башлыгы бу тантаналы чараны Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде.
РФ Президенты, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.

РФ Президенты М. Шәймиевне III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы Указга 2010 елның 6 февралендә кул куйган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International