Минтимер Шәймиев ТР Спас муниципаль районының Болгар шәһәренә килде

2010 елның 30 апреле, җомга

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Спас муниципаль районының Болгар шәһәренә эшлекле сәфәр кылды.

Сәфәр булачак Икмәк музееның урыны белән танышудан башланды. Әлеге комплекс территориясендә ашлыкны үстерү, эшкәртү, икмәк пешерүнең бөтен технологиясе күрсәтеләчәк. Ул Болгар музей-тыюлыгы территориясе янында 3,7 гектар мәйданны биләгән территориядә урнашыр дип көтелә. Комплекска түбәндәге объектлар: тегермән, йорт хайваннары өчен хуҗалык корылмалары булган тегермәнче йорты, икмәк пешерү йорты (анда туристлар ипи пешерү процессында катнаша ала), ашлык саклау амбары, бронза гасырдан алып безнең көннәргә кадәрле авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары экспозициясе өчен күргәзмә павильоны, чүлмәк ясау остаханәсе, кое, агач күпере булган ясалма күл, ресторан, Сабантуй мәйданы, ат абзары, бөртекле ашлык үстерү участогы керәчәк.

Минтимер Шәймиев 10 майдан да соңга калмыйча проект буенча эшләрне башлап җибәрү бурычын куйды. “Әлеге комплекс Россиядә иң яхшы Икмәк музее булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул. Шуннан соң Татарстанның беренче Президенты причал, елга вокзалы һәм болгар цивилизациясе музее төзеләчәк урынны карады. Комплекс барельефында Болгар дәүләтенең барлык шәһәрләре чагылыш табачак. Теплоходларда елга вокзалына килүче туристлар бина буенча эскалаторларда күтәрелеп, музей экспозициясе белән танышачак. Вокзалның мәйданы – 3 мең, музейныкы 5 мең квадрат метр тәшкил итә. Тиздән яңа елга вокзалы өчен ярны ныгыту эшләре башланып китәчәк.

Сәфәр барышында 922 елда ислам динен кабул итүнең булачак символын урнаштыру өчен урын билгеләнде. Аны эшләүдә тарих институты, проект оешмалары һәм киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү күздә тотыла. Минтимер Шәймиев фикеренчә, символ Җәмигъ мәчете манарасыннан биегрәк булмаска тиеш.

“Әлеге символ бу урында ислам динен кабул итүчеләргә безнең хөрмәтебезне чагылдырачак”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Аннары ТР Дәүләт Киңәшчесе музей-тыюлыкның үзәк өлешен карады. Минтимер Шәймиев таш биналарны ремонтларга кушты. Сүтелергә тиешле авария хәлендәге агач йортларда яшәүчеләр исә социаль ипотека программасы буенча яңа фатирлар алачак.
Шуннан соң делегация хаҗилар өчен палаткалы лагерь урнашачак урынны карады. Ул берьюлы 2-3 мең кешене кабул итә алачак. Лагерь санитария-гигиена объектлары белән тәэмин ителгән вакытлы палаткалы шәһәрчекне хәтерләтеп торачак.

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән танышу Кара пулат, мунча һәм Кече манарада булу белән төгәлләнде. Минтимер Шәймиев журналистларга белдергәнчә, музей-тыюлык территориясендә зур күләмдә реставрация һәм төзекләндерү эшләрен башкарасы бар. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр өчен социаль ипотека буенча торак төзеләчәк. Беренче чираттагы бурыч – Болгар һәм Свияжскида коммуникацияләр үткәрү һәм елга вокзаллары төзү.

“Иң мөһиме – без концепцияне ачыкладык һәм конкрет проектлар буенча эшне башлыйбыз. Без тарихи хәтер объектларын саклауның хәерле юлына чыктык”, - дип белдерде ТР Дәүләт Киңәшчесе. Болгарда Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Сәфәрдә Минтимер Шәймиевне ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстанның Спас районы – “Болгар шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы Камил Ногаев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-хуҗалык министры урынбасары – “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рафаил Мәхмүтов озатып йөрде.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International