26 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге объектларын төзекләндерү программасы тәкъдим ителде.
Бу чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР хөкүмәте министрлары, район башлыклары катнашты.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында Татарстанда Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды оештырылды, Болгарны белән Свияжскины торгызу буенча киңкүләмле проект буенча оештыру эшләре башланды, дип белдерде. Быел һәм киләсе елда инфраструктура объектларын төзү бурычы куелган.
"Болгар һәм Свияжскида елга вокзаллары төзелешен кичектермичә башларга кирәк. Шулай ук автовокзаллар төзү эшенә керешергә кирәк", - дип ассызыклады ТРның беренче Президенты. Аның фикеренчә, электр һәм газ белән тәэмин итү, газлаштыру эшләрен, юллар төзелешен башларга кирәк.
Бу чарада ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ирек Фәйзуллин Болгарда төзеләчәк елга вокзалы проектын тәкъдим итте. Комплексның мәйданы - 4200 кв.м. "Музей комплексын туристлар өчен югары дәрәҗәдә уңайлы итәргә кирәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, бинада, шулай ук Болгар территориясендә өлкән кешеләр һәм коляскада хәрәкәт итүче инвалидларга йөрергә уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә кирәк.
Министр урынбасары сүзләренчә, объект инфраструктурасы өчен 320 м газүткәргеч, 4150 м суүткәргеч, 1200 м канализация, 4 км юл төзергә кирәк булачак.