Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләнде

2010 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советының узган утырышында "ТР Дәүләт Киңәшчесе турында"гы республика кануны кабул ителгән иде. ТР Президенты бу вазыйфага билгеләү өчен парламентка республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев кандидатурасын керткән иде. Кичә парламент комитетлары бу кандидатураны карап, раслады.

Бүген ТР Дәүләт Советының унынчы утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов депутатлар каравына Дәүләт Киңәшчесе вазыйфасына әлеге кандидатураны тәкъдим итте. Президент белдергәнчә, Минтимер Шәймиевнең бөтен тормышы, эшчәнлеге Татарстан, аның халкы белән аерылгысыз бәйләнгән. Шуңа күрә аның турында җентекләп сөйләп тору артык булыр иде. "Минтимер Шәрипович җитәкчелегендә республика катлаулы юл узып, Россиянең иң көчле төбәкләренең берсенә әйләнде. Минтимер Шәймиевнең бу бай тәҗрибәсен, сәяси багажын һәм авторитетын халкыбыз, республика мәнфәгатьләре өчен файдаланудан баш тарту дөрес булмас иде. Алга яңа бурычлар куела. Минтимер Шәймиевнең тәҗрибәсе, белеме Татарстанның алга таба социаль-икътисади, сәяси, мәдәни үсеше өчен бик кирәк", дип белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Депутатларның күпчелек тавышы белән Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләнде. ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Киңәшчесенә уңышлар теләп, аңа истәлеккә Президент, Парламент эшчәнлеген чагылдырган фоторәсемнәрне туплаган альбом тапшырды.

Яңа вазифага билгеләнгән Минтимер Шәймиев үзенә ышаныч күрсәткән өчен депутатларга зур рәхмәт белдереп, хәерле эш киңәшле булыр, яхшы итеп эшләрбез дигән өметтә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International