ТР парламенты комитетларында ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау мәсьәләсе карала

2010 елның 20 апреле, сишәмбе
21 апрельдә Татарстан парламенты комитетларында ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау; Татарстан Республикасы Президентының ТР Премьер-министры урынбасарларын билгеләү буенча тәкъдимнәрен килештерү мәсьәләләрен карыйлар.

ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә, Законлылык һәм хокук тәртибе комитетларының уртак утырышында, бу мәсьәләләрдән тыш, көн тәртибенә ТРның дәүләт хакимияте башкарма органыннан Федерация Советында вәкил билгеләү турында Татарстан Республикасы Президентының указын карау белән бәйле мәсьәлә дә чыгарыла. Бу хакта ТР парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International