Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов булды
2010 елның 17 апреле, шимбә
17 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Чистай муниципаль районының 39нчы сессия эшендә катнашты. Утырыш барышында Чистай муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов муниципаль район Советы рәисе һәм район башлыгы вазифаларыннан китүе турында хәбәр итте. Депутатлар Вячеслав Козловның башка эшкә китү сәбәпле отставкасын кабул иттеләр.
Чистай муниципаль районы Советы депутатларына башлык вазифасына Чистай шәһәр Советы депутаты Илдус Әхмәтҗанов тәкъдим ителде. Чистай муниципаль районының сайланган башлыгы Илдус Әхмәтҗанов булды.
Мәгълүмат өчен:
Әхмәтҗанов Илдус Тәлгать улы 1966 елның 20нче июлендә Чистайда туган.
2002 елда - Бөек Британиянең Ачык университетын (менеджер), 2004 елда Туполев ис. Казан дәүләт техника университетын тәмамлаган (инженер-конструктор). Чистай шәһәр Советы депутаты.
Төрле елларда "Чистай" совхоз-техникумының ВЛКСМ комитеты сәркатибе, "Темп" (Казан) кооперативы рәисе урынбасары, "Чистай ЛТД" (Чистай) каршындагы "Сәүдә йорты" кибете директоры, "Универсалторг" Чистай күпләп-әзләп сату предприятиесе" ҖЧҖнең коммерция директоры булып эшләгән.
Моңа кадәр "Универсалторг" идарә компаниясе" ҖЧҖ (Чистай) генераль директоры булган.
"Казанның 1000-еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнгән (2005 ел).
.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт порталы
, 2010 елның 17 апреле
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз