Икътисадның ныклы терәкләре

2003 елның 1 августы, җомга
Президент М.Ш.Шәймиев җомга көнне Чаллыга килде. Ул анда "КамАЗ" акционерлык җәмгыятенең фәнни-техник үзәгендә атаклы автогигантның киләчәген билгеләүче яңалыклар белән танышты. Ә алар данлы "КамАЗ"да шактый.

Үзбушаткычлы машиналарның 65115, 65111 модельләре, 20 һәм 30 тонна йөк ташучы 6522 һәм 65201 модельләре, ерак арага йөрүче йөк машиналарының 5460 һәм 5470 модельләре икътисад базарында үз урыннарын тапты инде.

Биредә йөк автомашиналарыннан тыш, автобуслар, "КамАЗ" двигателеннән ясалган төрле агрегатлар һәм авыл хуҗалыгы өчен һ.б. техника да бар.

Күргәзмәдә иң зур яңалык дип ерак арага йөрүчеләр өчен бөтен уңайлыклары булган ике катлы автобусны әйтергә мөмкин. Завод директоры әйтүенчә, аңа сорау бар инде. Яңа автобусның хәзер дүртенчесе ясала. Ә барлык төр автобуслар быел 600 данәдә җитештерелергә тиеш. Гыйнвар-июнь айларында шуның 290ы кулланучыларга тапшырылган инде.

Президент М.Ш.Шәймиев әлеге фәнни-техник үзәкне карап чыккач, "Ока" машиналары җитештерүче предприятиегә юнәлде. Камазлылар ясый торган җиңел машина - "Ока" бөтен Россиядә иң үтемле товар булуы белән данлыклы. Завод директоры Васил Каюмов әйтүенчә, биредә аена 3 мең 500 машина җитештереп тапшырыла.

Базар икътисадындагы ярышта төшеп калмас өчен анда даими рәвештә яңарышлар кертелә. М.Шәймиев шуларның берсен - җиңел машина кузовларын буйый торган яңа технология линиясен карады. Мәгълүм булганча, аны Германиядән 39 млн. марка бәягә Татарстан Хөкүмәте алып бирде. Хәзерге вакытта ул өлешләп эшкә җибәрелә. Узган айда 1 мең 500 кузовны яңа линиядә буяп алганнар инде. "Буяу сыйфаты элеккеге технологиядән бермә-бер югарырак, иномаркалардан ким ялтырамый", - дип белдерделәр завод белгечләре.

Октябрь аеннан барлык "Ока" машиналары да шушы яңа цехта буялган кузовлар белән җыелачак.

Шул ук көнне Татарстан Президенты М.Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Р. Миңнеханов Түбән Кама "Нефтехим" ААҖнең унберенче предприятиесен полистирол җитештерү заводын ачуда булдылар.

Аның беренче чираты елына 50 мең тоннага кадәр продукция җитештерүне тәэмин итәчәк, ахыр максат - елына 180 мең тонна күләмендә төрле максатта полистиролларның киң гаммасын җитештерү комплексын булдыру. Проектның смета бәясе 47 миллион доллар тәшкил итә. Полистирол дөнья базарында бик кыйммәт, шуңа күрә, белгечләр бәяләмәсенә караганда, чыгымнар санаулы еллар эчендә үз-үзен акларга тиеш. Полистирол заводы - республиканың нефть химиясе үсешендә әһәмиятле "нокта" ул, диде Минтимер Шәймиев заводны ачуга багышланган митингта.

Мәгълүм булганча, нәкъ менә нефть химиясе якын киләчәктә Татарстанның икътисады үсешенең нигезе булып әверелергә тиеш, чөнки бу өлкәдәге проектларның нәтиҗәлелеге башка өлкәләрдәгегә караганда күпкә югары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International