Искәртеп узабыз, 2008 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Индонезия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 34917,7 мең АКШ доллары тәшкил иткән, бу 2007 елның шул чоры белән чагыштырганда 29,7 мәртәбә артык. Татарстан Республикасы һәм Индонезия арасында тышкы сәүдә әйләнеше структурасында экспорт һәм импорт операцияләренең өлеше 98,4 һәм 1,6 процент тәшкил иткән. 2008 ел нәтиҗәләре буенча Индонезия Республикасы Татарстан Республикасының сәүдә партнерлары илләре арасында 39 нчы урынны биләгән.
Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның Индонезия белән тышкы сәүдә әйләнеше 2449,1 мең АКШ доллары тәшкил иткән, бу 2008 елның шул чоры белән чагыштырганда 14,2 тапкыр кимрәк. Татарстанның Индонезия белән экспорт операцияләре күләме - 74,3 мең, импорт операцияләре күләме 2374,8 мең АКШ доллары тәшкил иткән. Бу 2008 елның шул чорына караганда 5,9 артык. Татарстан Республикасы һәм Индонезия арасында тышкы сәүдә әйләнеше структурасында экспорт һәм импорт операцияләренең өлеше 3 һәм 97 процент булган.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.