Минтимер Шәймиев Харис Якуповны юбилее белән котлады

2009 елның 23 декабре, чәршәмбе

Минтимер Шәймиев СССРның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Харис Якуповны 90 яшьлеге белән котлады.

"Хөрмәтле Харис Габдрахман улы!

Сезгә - татар халкының мәшһүр улы, талантлы иҗатчы, каһарман җиңүчеләр буыны вәкиленә - ихлас күңелдән тирән хөрмәт сүзләремне җиткерәм һәм олуг юбилеегыз белән чын йөрәктән котлыйм.

Гаять сәләтле рәссам, төсләр һәм тасвирлар тылсымчысы, абруйлы остаз буларак, Сез сәнгать дөньясында бары үзегезгә генә хас киң юл ярдыгыз. Кешеләргә, табигатькә, туган җиргә иң садә, иң саф мәхәббәт хисләре белән сугарылган үзенчәлекле, бай иҗатыгыз республикабыз мәдәнияте тарихында бөтен бер чорны тәшкил итте, милли сәнгатебез хәзинәсен гүзәл әсәрләр белән баетты. Дәһшәтле сугыш юлларын үткән һәм җиңүләрнең бәһасен яхшы белгән фронтовик буларак, Сез үзегезнең бер үк вакытта мәһабәт тә, тормышчан гади дә булган картиналарыгызда данлы тарихи вакыйгаларны чагылдырасыз, замананың көн кадагында торган, мөһим темаларын күтәрәсез, фидакарь хезмәткә һәм батырлыкка омтылучы гайрәтле, кыю кешеләргә дан җырлыйсыз.

Татарстанлылар Сезне чирек гасыр буена республикабыз Рәссамнар берлегенә җитәкчелек иткән оста оештырчы, сурәтче һөнәренең иң нечкә серләрен белеп иҗат итүче рәссамнарның берничә буынын тәрбияләп олы сәнгать дөньясына озаткан мәртәбәле педагог буларак та яхшы беләләр.

Хөрмәтле Харис Габдрахман улы! Сезнең тормыш юлыгыз һәм иҗатыгыз - ватанпәрвәрлек, уңганлык һәм сәнгатькә соклангыч тугрылык үрнәге ул. Сез лаек булган дәрәҗәле исемнәр һәм югары дәүләт бүләкләре, Татарстанда һәм аннан еракларда дан-шөһрәт казануыгыз - күпмилләтле илебез мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлешегезне тануга ачык дәлил, дистә еллар буе армый-талмый куйган хезмәтегез һәм илһамланып иҗат итүегез өчен олы рәхмәт һәм чиксез ихтирам билгесе ул. Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, иминлек һәм озын гомер телим."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International