"Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата турындагы" Татарстан Республикасы Законы нигезендә куелган ТР Иҗтимагый палатасын формалаштыруның төп принциплары нигезендә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан ТР Иҗтимагый палатасының яңа өченче составының 20 әгъзасы расланды.
2009 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән һәм 2009 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты имзалаган "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турындагы" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы" Татарстан Республикасы Законы нигезендә ТР Иҗтимагый палатасының өченче һәм аннан соңгы составларының вәкаләтләр срогы 2 түгел, ә элеккечә 3 ел тәшкил итә.
Указ тексты гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми төстә басылачак.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.