Парламент дәресе - 2009га багышланган иҗади эшләрнең республика бәйгеләренә нәтиҗә ясала

2009 елның 22 декабре, сишәмбе
22 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Парламент дәресе - 2009га багышланган иҗади эшләрнең республика бәйгеләренә нәтиҗә ясалачак.

Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсларда катнашу өчен, бөтен республикадан 250дән артык укучы үз эшләрен җибәргән. Аларның иң яхшылары Казанга чакырылды. Аларны бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән котлаячак. Иң яхшы рәсем ясаган, иң яхшы сочинение, иң яхшы эссе язган һәм иң яхшы закон проектын эшләгән 36 укучыга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Дәүләт Советы фойесында бәйге җиңүчеләренең эшләре белән танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International