ТР Президенты Иҗтимагый палата турындагы законга кул куйды

2009 елның 18 декабре, җомга

18 декабрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы Законга кул куйды. Яңа закон нигезендә ТР Иҗтимагый палата вәкаләтләр срогына, Иҗтимагый палатаның яңа әгъзаларын билгеләү тәртибенә, республиканың норматив актларын эшләү һәм башка мәсьәләләргә ачыклык кертә.

Закон тексты гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми төстә басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International