Татарстан студентлары сәламәт яшәү рәвеше алып бару яклы

2009 елның 18 декабре, җомга
18 декабрь "УНИКС"та Татарстан Республикасы вузлары һәм ссузлары студентлары өчен "Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы" акциясе уза.

Чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы үзәге оештыра.

Чара кысаларында рәсемнәр һәм картиналар күргәзмәсе, авыруларны кисәтү мәсьәләләре буенча белгечләр консультациясе, фармацевтика компанияләрен тәкъдим итү булачак. Шулай ук концерт программасы да булачак, дип хәбәр итә КДУның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International