17 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "2010 елга ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында"гы законга кул куйды.
Фонд бюджетының фаразланган кеременең гомуми күләме 18409711,9 мең сум тәшкил итә, Фонд бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 18745603,7 мең сум.
Закон тексты гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентның матбугат хезмәте.