Минтимер Шәймиев республиканың Саба һәм Арча районнарында эш сәфәрендә

2009 елның 8 декабре, сишәмбе

8 декабрдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Саба һәм Арча районнарына эш сәфәре кыла.

Татарстан башлыгының эш сәфәре Саба районы Шытсу сөт комплексын караудан һәм районның хуҗалык һәм авыл җитәкчеләре белән очрашулардан башланды.

Татарстан Республикасы Президенты программасында – Байлар Сабасы поселогында «Бер тәрәзә» үзәгендә һәм Саба аграр көллиятендә, шулай ук капиталь төзекләндерүдән соң Саба үзәк район хастаханәсендә булу.

Шул ук көнне Минтимер Шәймиев Арчадагы спорт-савыктыру комплексын тантаналы ачуда катнашачак һәм «Казан арты» тарихи-этнографик музеенда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International