Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменә күп санда Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу Республика фондының 5-еллыгы уңаеннан котлаулар килде.
“Бүген РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм бөтен халык ярдәме белән федераль һәм республика программасы расланды һәм уңышлы тормышка ашырыла. Фондның “Чын күңелдән - күңел өчен” девизы барлык татарстанлылар тарафыннан күтәреп алынды.
“Болгар тарих-археология комплексы”н ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү “Яңарыш” фонды эшенең зур халыкара казанышы булып тора.
Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, безнең һәр ел саен бабаларыбызның изге җире - Шәһре Болгарга барып, бабаларыбызның күңеле һәм йөрәкләрендә хак Дин нурларын кабызучы һәм аны гасырдан гасырга саклаучыларга хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерү мөмкинлеге булу, ул Сезнең Дәүләт Киңәшчесе һәм ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе буларак тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе”.
Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе.
“Бу еллар эчендә фонд тарафыннан һәм шәхсән Сезнең тарафтан башкарылган эшләр гасырларга калачак. Бу Россия һәм Татарстанның киләчәгенә бәяләп бетергесез өлеш кертү, ул киләчәк буыннарга үзара аңлашу традициясен саклау мөмкинлеген бирәчәк. Бүген, Сезнең тырышлыгыгыз аркасында, борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләрен яңадан торгызу, хезмәттәшлек һәм булдыру, мәдәниятләр һәм цивилизацияләрнең тыгыз һәм төрле яклы диалогы, милләтара һәм конфессияара килешүгә ирешү өчен омтылыш белән сугарылган”.
Әлбир Крганов, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие, Россия Федарциясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
“Берничә ел элек Сез оештырган “Яңарыш” Республика фонды искиткеч рәвештә меңнәрчә кешеләрне берләштерә алды һәм беренче карашка мөмкин булмаганны, үз халкыңа тарихны кире кайтаруны, эшли алды. Бу бик авыр, әмма, һичшиксез кирәкле хезмәт.
Минтимер Шәрип улы, безнең республикабызның яңа югарылыкларга ирешүе болай гына килми, ә Сезнең кебек кешеләр аркасында. Халкыбызның яхшы яшәвендә, һичшиксез, чын җитәкче акылына ия булган кеше буларак, Сезнең өлешегез зур.
“Яңарыш” Республика фонды тарафыннан бик күп эш башкарылды, аеруча борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләрен яңадан торгызу өчен.
IX-X гасырларда барлыкка килгән һәм 1236 елда җимерелүгә дучар булган Болгар шәһәре бүген яңадан торгызыла һәм Болгар җыены вакытында үзләренең бабалары тарихына битараф булмаган ун меңнәрчә татарларны үз җиребездә бергә җыя”.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.
“Татарстан Республикасының Рус Милли мәдәни берләшмәсе Сезгә һәм Фонд коллективына борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең тарихи ядкәрләрен саклау эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерә.
Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, Сезнең максатчанлыгыгыз Зөя утрау-шәһәрлеген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүгә һәм Фондның киләчәктәге үсешенә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерәбез”.
Ирина Александровская, ТРның Рус Милли мәдәни берләшмәсе.
“Биш ел эчендә Сезнең җитәкчелектә Фонд тарафыннан, Ватаныбызның мәдәни-тарихи мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча зур эш башкарылды. Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу буенча эшчәнлегегез өчен Сезгә аерым рәхмәт белдерәсе килә.
Сезнең шәхси катнашуыгыз нәтиҗәсендә Бөек Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелеп кенә калмады, ә бәлки Россиядә мәдәни-дини тәңгәллек буенча дини үзәкләрнең берсе сыйфатында заманча үсешкә этәргеч тә алды. Бу вакыйгалар тарихи һәм мәдәни мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен бик мөһим”.
Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Александр Жданов.
“Соңгы елларда Сез, зур тәвәкәллек күрсәтеп, яңа күләмле проектны тормышка ашыру эшенә алындыгыз, ул да булса, татар халкының тарихи мирасын торгызу. Сез нигез салган һәм җитәкләп килгән "Яңарыш" фонды үзенең 5 еллык эшчәнлегендә зур күләмле эшләр башкарды. Татар халкының тарихи ядкәре Шәһре Болгар халыкара ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан дөнья халыклары тарихи мирасы исемлегенә кертелде. Бүген Идел буйларындагы тарихи ядкәрләр арасында Шәһре Болгар иң гүзәлләрнең берсенә әверелде дип
әйтсәк ялгышмабыз. Сезнең ярдәм белән уза торган "Изге Болгар" җыеннары илкүләм масштаблы чарага әверелде. Анда ел саен дистә меңнәрчә милләттәшләр катнаша. Шулай итеп, "Яңарыш" фонды татар халкының шанлы тарихын милләтебезгә кайтара, яшь буыннарны милли рухта тәрбияләүгә хезмәт итә”.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.