Бүген “Казаноргсинтез” ААҖ оешуга 55ел һәм беренче продукция чыгарылганга 50ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев катнашты. Тантаналы чара “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында булды.
“Казаноргсинтез” ААҖ - ул безнең республика горурлыгы”,-дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, предприятие коллективын котлап.
55 ел элек республикада завод төзелеше турында карар кабул ителгәч, яңа комплекс барлыкка килде, бүген ул илдә әйдәп баручы нефть химиясе предприятиеләренең берсе, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов. “Казаноргсинтез” ААҖ - ул безнең республика горурлыгы, диде ул. - Предприятие төрле авыр чорлар кичерде, эшне башлап җибәрү вакытын, катлаулы 90нчы елларны. Ләкин производство сакланып калды”.
Рөстәм Миңнеханов производство ветераннарына зур рәхмәт белдерде.
“Казаноргсинтез” ААҖ, стратегик партнеры - “ТАИФ” компанияләре төркеме килүгә, илдә заманча предприятиеләрнең берсе буларак үсеш алды. Бу үсешнең бары тик беренче этабы гына, әле икенчесе дә булачак, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. “Казаноргсинтез” алдына куелган барлык бурычларны да үти ала дип ышанам, - диде ул. - Предприятиенең җитештерү, матди, иң мөһиме - кадрлар базасы иң заманча таләпләргә туры килә”.
Рөстәм Миңнеханов предприятие һәм республика икътисадына үз өлешен кертүче һәр хезмәткәргә, “Казаноргсинтез” ААҖ директорлар советына, башкарма дирекциягә һәм төп акционер - “ТАИФ” ААҖ нә рәхмәт белдерде.
“Мондый динамик команда белән эшләве җиңел, - дип билгеләде ТР Президенты. - Сезнең барлык башлангычларыгызга республика җитәкчелеге ярдәм итәчәк, дип ышандыра алам. Чөнки сезнең уңышлар- ул республиканың уңышлары. Бүген “Казаноргсинтез” Татарстанның әйдәп баручы бюджет предприятиеләре бишлегенә керә. Бу зур социаль юнәлеш алып баручы предприятие. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт”.
Рөстәм Миңнеханов предприятие хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.