Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында катнашты.
Утырышта “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре белән җирле үзидарә органнарын бүлү турында Татарстан Республикасының көчен югалткан аерым закон актларын (закон актлары кагыйдәләрен) тануы турында” республика закон проекты, “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәртүләр кертү турында” закон проекты депутатлар тарафыннан тулысынча кабул ителде.
Дәүләт Советы шулай ук Татарстанның вице-премьеры итеп Равил Әхмәтшинның билгеләнүен раслады, бу Мәскәү шәһәрендә федераль дәрәҗәдә дәүләт хакимиятләренең республика органнары эшләрен Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле тарафыннан координацияләү буенча функцияләрне көчәйтү кирәклегеннән килеп чыкты.