РФ Премьер-министры Владимир Путин "КАМАЗ" ААҖнә килә
2009 елның 17 ноябре, сишәмбе
17 ноябрьдә РФ Премьер-министры Владимир Путин Чаллыга "КАМАЗ" ААҖнә рәсми визит белән килә.
Хөкүмәтнең махсус комиссиясендә Владимир Путин "КАМАЗ"да үткәрелүче чараларга бәя бирәчәк. Хөкүмәт комиссиясе эшендә "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнаша.
Искәртеп узабыз, 9 ноябрьдә "КАМАЗ"га Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килгән иде. Ул Хөкүмәтнең Россия автомобиль төзелешенә ярдәм күрсәтү буенча программа әзерләве хакында хәбәр итте.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.