Ф.Мөхәммәтшин "Мәдәни мирас һәм яңа технологияләр" Халыкара конгрессында катнаша

2009 елның 17 ноябре, сишәмбе
17 ноябрьдә Вена шәһәрендә (Австрия) ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Мәдәни мирас һәм яңа технологияләр" XIV Халыкара конгрессында катнаша.

Конгресс кысаларында Ауропа халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау эшендә компьютер һәм IT-технологияләр файдалану мәсьәләсе буенча фикер алышу булачак. Конгрессны оештыручылар арасында Ауропа Төбәкләр ассамблеясы һәм Вена дәүләт музее бар.

Эшлекле визитта Фәрит Мөхәммәтшинның Россия-Австрия дуслык җәмгыятендә очрашуы планлаштырылган, ул оешма әгъзалары белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International