Премьер-министр белдерүенчә, Татарстан нефть химиясе, нефть эшкәртү, мәгариф, энергетика системасын модернизацияләү, экология, фармация, медицина сәнәгате өлкәләрендә Бельгия Корольлегенең эшлекле даирәсе белән хезмәттәшлекне кызыклы дип саный.
Илче, үз чиратында, Бельгиянең Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек итүгә зур игътибар бирүен ассызыклап, Татарстандагы үзгәрешләрне күзәтеп баруларын җиткерде. Аның фикеренчә, Бельгия әле Татарстанда җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителмәгән. Бу эшлекле элемтәләр һәм гамәлгә ашырылучы проектларда чагыла. Ги Триверау Татарстан белән нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, мәгариф (югары квалификацияле кадрларны укыту, әзерләү) өлкәләрендә хезмәттәшлекне кызыклы дип саный.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.