ТР Хөкүмәте башлыгы Ирландия илчесе белән очрашты

2009 елның 16 ноябре, дүшәмбе
Татарстанга танышу визиты белән Ирландиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Филипп Макдон килде. Әлеге вазифага күптән түгел генә билгеләнгән илче белән бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Хөкүмәт йортында узган очрашуда икътисад, инновацияләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү хакында сүз барды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, илчегә Россия төбәкләре белән кызыксынуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International