Министр сүзләренә караганда, Татарстан әлеге Ауропа иле белән химия, нефть химиясе, машина төзелеше, шул исәптән, авиа-вертолет төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә өметләнә. Илче Ги Труверуа Татарстанга сәфәрнең максатын ике арада ныклы хезмәттәшлекне җәелдерү нияте белән бәйләп аңлатты. "Татарстан белән Бельгия арасында ни өчен тыгыз хезмәттәшлек юк? Без шуны ачыкларга телибез. Бельгия кечкенә ил булса да, ул үсеше буенча дөньяда 12 урында бара. Биредә тулай эчке продуктның 70 проценты тышкы сәүдәдән алына", -дип белдерде ул. Бүгенге көндә Россиядә 250 Бельгия компаниясе эшли. Илче сүзләренә караганда, Корольлек хезмәттәшлекне тагын да җәелдерергә ниятли. Татарстан аларның игътибарын Россиянең югары үсештәге төбәкләренең берсе буларак җәлеп иткән. Татарстан белән Бельгия арасында системалы эшне җайга салу өчен, Ги Труверуа Брюссельдә Татарстан вәкиллеген ачарга тәкъдим итте.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган бүгенге очрашуда кунакларга Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция мөмкинлекләре тәкъдим ителде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Шулай ук ике арада товар әйләнеше күләме хакында мәгълүмат бирелгән. Аннан аңлашылганча, 2008 ел йомгаклары буенча, ТР белән Бельгия Корольлеге арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме иң югары күрсәткечкә җитеп, 466 млн. доллар чигеп узып киткән. Шул сәбәпле, Бельгия Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 12 нче урынга күтәрелгән. Агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләренә караганда, ике арада тышкы сәүдә әйләнеше күләме 129,9 млн. доллар тәшкил итә. Бу, узган елның шул чорына караганда, 2,2 тапкырга азрак.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.
15 февраль - 120 ел элек Оренбург өлкәсендә туган бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне (1906-1944). Бүген Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.
Бүген иртән Казан Кремле диварлары янындагы 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле итәгенә чәчәкләр салынды.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.