Татарстан һәм Санкт-Петербург арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды

2009 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

4 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургта эш сәфәре белән булды. Смольный Сараенда Минтимер Шәймиев Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Документны Смольный Сараенда үз имзалары белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко беркетте.

"Сезне ихлас күңелдән сәламлим. Санкт-Петербург һәм Казан арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәле үсеш кичерә, - дип сәламләде Валентина Матвиенко Татарстан делегациясен. - Без күп җепләр белән үзара бәйләнгән, сезнең республикада яшәүчеләр блокада елларында Ленинградны саклаган. Хәзерге вакытта бездә 100 меңнән артык татар яши һәм милли-мәдәни мохтарият актив рәвештә эшләп килә".

Губернаторның сүзләренә караганда, яңа килешү Санкт-Петербург һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын раслый. Кризиска да карамастан, ХIII Петербург Халыкара икътисади форумына Россия төбәкләре һәм дөньяның төрле илләреннән күп кенә кунаклар килде.

"Без Татарстанның соңгы елларда ничек үсеш кичерүен күзәтәбез. Минтимер Шәрипович, мин моны ихлас күңелдән әйтәм, сез Россия, республика тарихына кердегез. Сез җитәкчелек иткән елларда республикада зур эшләр башкарылды. Икътисади, социаль һәм башка өлкәләрдә Татарстан күп кенә төбәкләр, шул исәптән Санкт-Петербург өчен дә лидер һәм үрнәк булып тора", - дип белдерде Валентина Матвиенко. Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәм Санкт-Петербург арасындагы хезмәттәшлек икътисадның төрле тармакларын - энергетика, төзелеш, банк системасын колачлый.

"Минем карашка, мондый килешүләргә кул кую һәм төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү - икътисади яктан ныгуга реаль юл. Төбәкләр көчле булса, Россия дә куәтле булачак", - дип ассызыклады Валентина Матвиенко.

Мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендә губернатор Санкт-Петербургта Татарстан көннәрен үткәрүне билгеләп үтте.

"Республикабыз, халкыбыз, безнең делегация адресына әйтелгән яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт. Сезнең белән кабат очрашуыма бик тә шатмын. Безне Санкт-Петербургның соңгы елларда үсеш кичерүе куандыра", - дип белдерде очрашуда Минтимер Шәймиев. Ул соңгы елларда Санкт-Птербургта шәһәрне төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Төньяк башкалага зур инвестицияләр җәлеп ителә, һәм бу шәһәрнең үсеш кичерүенә ярдәм итә.

"Санкт-Петербургтагы татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде ТР Президенты.

ТР Президенты 2008 елда Татарстан һәм Санкт-Петербург арасындагы сәүдә әйләнеше 11 миллиард сумнан (бу 2007 ел белән чагыштырганда 34,3 процентка артык) артып китүен билгеләп үтте. "Яңа төзелгән килешү катлаулы шартларда яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирәчәк", - дип ышана республика башлыгы.

Килешүгә кул куелганнан соң Минтимер Шәймиев журналистларга Татарстан һәм Санкт-Петербург арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең 1996 елда имзаланган икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдәге хезмәттәшлек принциплары турындагы килешү кысаларында үсүе хакында сөйләде. Әлеге килешүне яңарту турында карар кабул ителде һәм кичә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды, әлеге килешүне гамәлгә ашыру буенча 2009-2012 елларга исәпләнгән чаралар планы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International