Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Иваново губернаторына "Электрон Татарстан" проекты презентацияләнде
2009 елның 20 мае, чәршәмбе
Иваново өлкәсе губернаторы, өлкә Хөкүмәте рәисе Михаил Мень җитәкчелегендәге делегациягә бүген ТР Министрлар Кабинетында "Электрон Татарстан" һәм республиканың тагын бер уникаль проекты булган "Электрон сәүдә-мәгълүмат " системасы тәкъдир ителде. Презентация ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
"Электрон Хөкүмәт" проектын кунакларга тәкъдим иткән ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Николай Никифоров белдерүенчә, бүген мәгълүмат технологияләре Татарстанның һәр дәүләт, муниципаль хезмәткәренең көндәлек тормышына тыгыз бәйле. Моңа Татарстанда төзелгән бердәм телекоммуникацияләр челтәрен төзеп ирешелгән. Бүген Татарстанда меңнәрчә дәүләт хезмәткәре электрон календарь, электрон почтадан, мобиль коммуникатордан файдалана."Мәгълүмат технологияләрен кабул итүдәге психологик киртәләрне үтүдә электрон документ әйләнешен кулланылышка кертү зур роль уйнады. Бүген 6 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр, муниципаль районнардагы 300 дән артык оешма шушы бердәм системада эшли. Электрон документ әйләнеше барлык юнәлешләрне берләштереп, хезмәтләр күрсәтүдә бердәм мәгълүмат киңлеге булдыруда зур роль уйный", - ди Николай Никифоров.
Аның белдерүенчә, бүген республикада дәүләт системасында муниципаль идарә белән бәйле 954 җирлекнең "Электрон Хөкүмәт" системасына инде 900 е тоташтырылган. Әлеге эш быел тәмамланырга тиеш. ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге җитәкчесе белдергәнчә, башта "Электрон Хөкүмәт"кә дәүләт органнарының системалы эшчәнлеген җайга салу бурычы йөкләнгән булса, хәзер гражданнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтүдәге роленә зур игътибар бирелә. Проектны гамәлгә ашыру барышында төзелгән ТР Хөкүмәте порталын үзендә барлык министрлык-ведомстовларның сайтларын берләштергән мәйдан дияргә була. Бу порталга кереп, аннан файдаланучылар саны арта бара. Мәсәлән, әлеге порталга керүчеләр саны аена 200 меңгә якынлаша. Ә аның сәхифәләреннән файдаланучылар саны 2 млн. га җитә. Николай Никифоров белдергәнчә, биредәге ике портал халыкта аеруча зур кызыксыну уята. Алар дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә кагылышлы "Дәүләт һәм бизнес","Дәүләт һәм халык" порталлары. ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры республикада халыкка электрон формада дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә зур урын бирелүгә тукталып, аның гражданнарның эшен җиңеләйтүдәге, аларга мәгълүмат ачыклыгын тәэмин итүдәге ролен ассызыклады. Аның фикеренчә, бу эш шул рәвешле дәвам иткәндә, алдагы 2-5 елда халыкның документлар юллап бер инстанциядән икенчесенә йөрүе сизелерлек кыскарачак.
"Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлык" ДУП генераль директоры Яков Геллер исә күптән түгел республикада эшли башлаган "Электрон сәүдә-мәгълүмат системасы", аның үзебезнең товар җитештерүчеләрдән сатып алу күләмен арттырудагы роле хакында бәян итте.
Губернатор Михаил Мень, үз чиратында, кечкенә генә Иваново төбәгенә зур игътибар күрсәткән кунакчыл Татарстан җиренә рәхмәт белдереп, бу өлкәдә хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерде. Ул "Электрон Хөкүмәт" проектының Иваново өчен кызыклы булуын искәртеп, бу юнәлешне тагын да җентекләп өйрәнү өчен июнь аенда Ивановодан информатика, электроника, мәгълүматлаштыру өлкәләре белгечләре делегациясенең Татарстанга киләчәген хәбәр итте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 20 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз