Казанда II Бөтенроссия ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсе узачак

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
9-14 июньдә Казанның Мәрҗани мәчетендә II Бөтенроссия ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсе узачак.

Аны үткәрү инициативасы белән ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Казан мөхтәсибәте чыкты.

Күргәзмә-ярминкәдә "Иман", "Сад", "Дилә", "Китап" һәм Россиянең башка шундый зур мөселман нәшриятлары катнаша. Күргәзмәгә керү ирекле, китаплар җитештерүче бәясеннән сатылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International