Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Россия тимер юллары" җәмгыяте Татарстанга ике зур бүләк ясады
2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
"Россия тимер юллары" җәмгыяте Татарстанга ике зур бүләк ясады. Республикага пассажирлар өчен ике яңа состав кулланылышка бирелде. Аларның берсе - Казан-Буа юнәлешендә йөриячәк "РА-2"рельслы автобусы. Казан пассажир вагоннары депосы бүген ерак араларга баручы поездлар өчен "премиум" класслы вагоннар белән тулыланды.
Соңгы вакытларда "Россия тимер юллары"нда уздырыла торган реформалар гамәлдәге һәм яңа күчмә составны тагын да нәтиҗәлерәк файдалануга корылган. Ерак араларга пассажирлар ташучы поездларны яңача классификацияләү буенча компания тарафыннан эшләнүче яңа система нигезендә, киләчәктә барлык пассажир поездлары оригиналь исемнәре булган аерым төркемнәргә берләштереләчәк. Моның максаты, җитәкчелек аңлатуынча, вагоннарны тышкы һәм эчке бизәкләүнең бердәм стандартларын кулланып, поездлар паркын карап тоту чыгымнарын киметү.
Ерак араларга йөрүче поездлар классификациясе буенча, зур уңайлыклары булган һәм VIP, СВ, биотуалетлар һәм кондиционерлар белән җиһазландырылган купе вагоннардан формалашкан поездлар "премиум" категориясенә кертеләчәк. Икенче категория әлегә шартлы рәвештә "универсал" исемен йөртә. Купе һәм плацкарт вагоннардан формалашучы әлеге күчмә составлар пассажирлар ташуда төп урынны алачак. "Эконом" категориягә исә халык арасында сорау зур булган чорда формалашкан сезонлы поездлар берләштерелә. Алардагы уңайлылык дәрәҗәсе "универсал" поездларга караганда түбәнрәк булачак.
Казан белән Россия башкаласын бәйләүче "Татарстан" фирма поезды "премиум" категориясенә кертеләчәк. Ул Мәскәү-Адлер юнәлешенә йөрүче 101/102 нче "Сочи" поезды белән бергә хезмәт күрсәтәчәк. "Россия тимер юллары" "премиум" поездларда яңа брендны инде бу җәйдә үк кулланырга ниятли. Үзгәреш вагоннарның тышкы һәм эчке бизәкләнешенә дә кагыла. Вагоннарның тышы көмешсыман-соры төскә буялып, анда "Россия тимер юллары"ның кызыл төстәге логотибы урын алган.
Тизьйөрешле фирма поезларының 2009/2010 сезонга хәрәкәт графигы 31 майдан гамәлгә керә. "Премиум" класслы тизьйөрешле фирма поезлары анда керетелгән. Аннан күренгәнчә, шундый классификациядәге 3 пар поезд хезмәт күрсәтәчәк. Алар - Казан-Мәскәү арасында йөрүче 1/2 нче "Татарстан" һәм Мәскәү белән Адлерны бәйләүче 101/102 нче "Сочи" поездлары, Горький-Мәскәү маршрутындагы 23/24 нче "Ярминкә" һәм Мәскәү белән Новороссийскины бәйләүче 29/30 нчы "Кубань"пооездлары, Мәскәү-Свердловски маршрутындагы 15/16 нчы "Урал" һәм 99 нчы "Тихий Дон" поездлары (Мәскәү-Ростов).
МА "Татар-информ", 2009 елның 28 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз