Евгений Богачев: "Гомумән алганда, узган ел "Ак Барс" банкы уңышлы эшләде"
2009 елның 27 мае, чәршәмбе
Агымдагы елның 1 гыйнварында "Ак Барс" банкының шәхси капиталы 28,489 млн. сум тәшкил иткән. Узган елда 248 млн. сумга кимегән. Бүген Казанда Роберт Мусин рәислегендә "Ак Барс" банкы акционерларының еллык җыелышы узды. Нәтиҗә ясау җыелышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Милли банк рәисе Евгений Богачев һ.б. катнашты.
Җыелышта катнашучылар алдында еллык хисап белән "Ак Барс" банкы ААҖ идарәсенең рәисе Роберт Миңнегалиев чыгыш ясады. "2008 елда Россия икътисадына дөньяви финанс кризисы сизелерлек йогынты ясады. Россия икътисадының узган елның беренче ярты елындагы рекордлы экспорт керемнәре һәм банк кредитларының интенсив артуына нигезләнгән динамик үсеше икенче ярты еллыкта экспорт бәяләренең төшүе нәтиҗәсендә үсеш акрынаю белән алышынды. Бигрәк тә дөньяви икътисад кризисы икенче ярты еллыкта зур йогынты ясады", - дип белдерде ул.
"Узган ел нәтиҗәләре буенча срогы чыккан бурычлар арткан, ә 2008 елның сентябрь аеннан башлап кредитлар буенча срогы чыккан бурычлар саны кинәт арткан. 2008 елның 1 июнендә кредитлар буенча срогы чыккан бурычлар 1,3 процент тәшкил итсә, агымдагы елның гыйнварында 2,1 процентка җитте", - дип белдерде Роберт Миңнегалиев.
Ел нәтиҗәләре буенча, икенче ярты елда "Ак Барс" банкы үсеше акрынайды, бу -икътисади вәзгыять нәтиҗәсе. Шулай да банк хисап елында эшчәнлек киңлекләрен арттырды, нәтиҗәдә активлар 59,9 млрд. сумга яки 38,1 процентка артты, ел ахырында 217,1 млрд. сумга җитте. Клиентларның җәлеп ителгән акчалары 17,3 процентка арткан, декабрь ахырында 106,9 млрд. сумга җиткән.
Узган елда банк эшчәнлегенең финанс нәтиҗәсе - 2,2 млрд. сум күләмендә баланс кереме алу. Узган ел нәтиҗәләре буенча чиста керем 2,1 млрд. сум тәшкил иткән.
Юридик затлар акчаларын җәлеп итү 17 млрд. сумга җиткән. Кредит оешмаларының акчалары ел башыннан 2 тапкырдан артыкка арткан. Финанс кризисы нәтиҗәләре йогынты ясавы сәбәпле, ел башы белән чагыштырганда халыкның акчасы 1,2 млрд. сумга яки 5 процентка кимегән.
ТР Милли банк рәисе Евгений Богачев хәбәр итүенчә, ел дәвамында "Ак Барс" банкы уңышлы эшләде, үз бурычларын үти алды. "Банк керемле эшләде, әмма аның рентабельлек өлкәсендә нәтиҗәле эшләвен теләр идек", - диде ул. Е. Богачев 1998 елдан башлап республикада бер генә банк та ябылмады, ә бу чорда Россия буенча 600 гә якын банк ябылды, бу барлык банкларның 30 процентка якынын тәшкил итә, дип билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, кризис үз төзәтмәләрен кертә. Банк беренче кварталда аз табыш алган, узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 3 тапкыр түбән. "Узган елгы күрсәткечләрне нык тотарга кирәк. Кризис нәтиҗәсендә банкка акча салучылар саны кимеде, ә республика буенча артты, бу халык арасында аңлату эшләре түбән дәрәҗәдә булуы турында сөйли", - дип билгеләп үтте ТР Милли банк рәисе. Евгений Богачев "Ак Барс" банкының Директорлар Советы рәисе Роберт Мусинга Татарстанның банк системасын үстерү һәм камилләштерүдә үз өлешен керткән өчен ТР Милли банкның Мактаулы грамотасын тапшырды.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов утырышка йомгак ясады. "Без катлаулы кризис чорын кичерәбез. Татарстанның банк системасында аны кичерерлек тотрыклылык бар. Без икътисадны үзгәртергә тиеш, шуңа күрә республика бюджетына үзгәрешләр кертәбез, дәүләт һәм муниципаль чыгымнарны җитди кыскартабыз. Республикада һәм илдә кризиска чаралар күрелә. Әлегә вәзгыять катлаулы, әмма тотрыклы банк системасы бүген пәйда булган проблемаларны тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.