Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
28 майда Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышы уза
2009 елның 27 мае, чәршәмбе
28 майда Казанда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышы уза. Сессия көн тәртибенә 50 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 21е - Татарстан законнары проектлары; шулай ук ТР Прокуроры протестлары, ТР Дәүләт Советы закон инициативалары һәм мөрәҗәгате, федераль закон проектлары һәм РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнарының закон инициативалары бар.
Парламент утырышындагы төп мәсьәлә "Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле. Депутатлар әлеге закон проектын өч укылышта кабул итәргә планлаштыра.
Татарстан парламентарийлары шулай ук республиканың дәүләт милкен хосусыйлаштыру, оешмалар милкенә салым салу, ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, Татарстан территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, дәүләт һәм муниципаль хезмәт, җирле үзидарә, гражданнарның сәламәтлеге, ТРда торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән бәйле закон проектларын караячак. Татарстан Республикасы Регламентына кертелгән үзгәрешләрне раслаячак.
Сессиядә ТР Министрлар Кабинетының "Күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнарга электр энергиясеннән файдаланган өчен түләүне исәпләү практикасы турында"гы мәгълүматы да тыңланачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 27 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз