Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Фәрит Мөхәммәтшин: “Без бюджетны дефицитсыз итә алмыйбыз”
2009 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
“Бу сессия гадәти булмаячак”, - дип белдерде бүген спикер Фәрит Мөхәммәтшин парламентның Президиумында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышы хакында. Билгеле булганча, агымдагагы елның 28 маенда узачак сессиянең көн тәртибенә Татарстанның 2009 ел бюджетына үзгәрешләр кертү һәм республика бюджеты белән бәйле башка закон проектларын карау көтелә.
Фәрит Мөхәммәтшин бүген журналистлар белән аралашу вакытында 2009 елның бюджетына үзгәрешләр кертү мәсьәләсенең күптәннән торуын ассызыклап үтте. “Безнең бюджет узган елның октябрь-ноябрь айларында каралды һәм кабул ителде. Билгеле булганча, Татарстан бюджетына беренче кварталда планда каралган 6 миллиард сумнан артык керем керми калды. Без үзебезнең халыкны, сайлаучыларыбызны алдый алмыйбыз. Тормышчан бюджет кирәк. Аны төрле яктан карап, Хөкүмәт керем ягын да, чыгым ягын да киметергә тәкъдим кертте. Шуңа күрә без кайсыбер программаларны финанслауны киметәбез, төзелә башлаган объектларны туктатып торабыз”, - дип аңлатып үтте спикер. Парламент башлыгы сүзләренчә, бюджетның социаль яктан якланган маддәләрен саклап калу зарур.
Алдан хәбәр ителгәнчә, республиканың 2009 ел бюджетының керем өлешен - 65 млрд. 886,9 млн.сум, чыгым өлешен 85 млрд. 833,7 млн. сум итеп расларга тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә 20 млрд. сумга якын дефицит килеп чыга.
Бу нисбәттән Фәрит Мөхәммәтшин: “Без бюджетны дефицитсыз итә алмыйбыз. Дефицит Хөкүмәтне, хакимиятнең башка органнарын аны тулыландыру юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Әгәр без чыгымнарны 20 миллиард сумга киметсәк, халыкны социаль яктан яклаган маддәләргә зыян киләчәк. Безне моңарчы кабул ителгән гамәлдәге программаларның быел финансланудан туктавы борчый. Әлеге программалар эшләми торачак. Без, Хөкүмәт белән килешеп, җәйге мәктәпяны лагерьларын, укытучыларны җәйге каникулларга ял акчалары биреп озату мәсьәләләрен саклап кала алдык”, - диде.
Бүген Президиум утырышында КПРФтан сайланган депутат Хафиз Миргалимов бюджет проектын башта парламент тыңлауларына чыгарырга тәкъдим итте. Парламент башлыгы бюджет проектына нисбәтле фикер алышуларның сессиягә кадәр комитетларда һәм фракцияләрдә булачагын, депутатлардан кергән тәкъдимнәрнең закон проектын караганда исәпкә алыначагын белдерде. “Безнең максат – халыкка кагылышлы маддәләрне саклап калу”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 21 мае
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз