Бүгенге очрашуда Татарстан һәм Пакистан арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәге, аеруча, машина төзелеше тармагы буенча үзара мөнәсәбәтләр язмышы мәсьәләсе хакында да фикер алышу булды. Агымдагы елның башында «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең, Пакистанның Карачи шәһәрендә җыю җитештерүчәнлеге старт алган. Аның рәсми ачылышы апрель-май айларында көтелә. Ел дәвамында Пакистанга 100 дән артык җыю комплекты кую ниятләнә. Автогигантның максатларында — Пакистанда елга 1500-2000 данә машина чыгару да бар. «КАМАЗ» продукциясенең төп кулланучыларына килгәндә, алар Пакистанның Милли транспорт компаниясе һәм вак шәхси фирмалар.
Мостафа Камал Казый Татарстанда сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкның кулга-кул тотынышып тамыр җәюен билгеләп үтте. Ул үзенең Казанда тәүге мәртәбә булуын хәбәр итте. Санкт-Петербургка визитыннан соң, бу аның РФ төбәкләренең берсенә икенче сәяхәте. «Татарстан миндә көчле тәэсирләр калдырды һәм ул ике дин — ислам һәм православие дуслыгы үрнәге булып тора», — дип горурлыгын белдерде. РФ Президентына ышандыру грамоталарын тапшыргач, узган елның апрель аеннан Мостафа Камал Казый РФ дә Пакистан Ислам Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе булып билгеләнгән.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе — ТР Президентының Тышкы элемтәләр Департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрының беренче урынбасары Линар Латыйпов, «Казан вертолет заводы» ачык акционерлык җәмгыяте Генераль директоры урынбасары Валерий Карташев катнашты.
Илченең Казандагы сәяхәте программасы кысаларында башкала күрке булып торган Кол Шәриф мәчетенә, Благовещенски Соборына, «Идея» технопаркына, Россия Ислам Университетына бару, ТР Президент Аппараты каршындагы Дәүләт хезмәте институты студентлары, «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте вәкиллеге белән очрашу һәм башка чаралар каралган.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.