Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Зилә Вәлиева: "Китапханәләр һәм аларның фондлары - һәр халыкның горурлыгы һәм байлыгы"
2009 елның 27 мае, чәршәмбе
ТР Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева китап яратучыларны Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлады.
Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре һәм дуслары!
Без ел саен 27 майда Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан китапханәчеләр хезмәтен тануны символлаштыра, безнең тормышта китап укуның зур роль уйнавын ассызыклый.
Китапханәләр һәм аларның фондлары - һәр халыкның, һәр дәүләтнең горурлыгы һәм байлыгы, мәдәниятле җәмгыятьнең төп билгесе. Татарстан китапханәләре мәдәният һәм мәгариф үзәкләре, белем чыганагы һәм бай тарихлы мирасны саклаучы булып торалар, аларның фондларында уникаль һәм борынгы басмалар саклана. Татарстан Республикасында 3000нән артык китапханә эшли.
Республикада яшәүче һәр икенче кеше барлык халык йөри торган китапханәләрнең даими укучысы, ә чынлыкта укучылар саны күбрәк. Безнең бөтен тормышыбыз китап белән бәйле, балачакта ук беренче китаплар белән гаилә китапханәсендә танышабыз. Мәктәп китапханәсе - беренче укытучы кебек. Ул безне китап һәм дәреслекләр белән дөрес файдаланырга, чиксез мәгълүмати агымда ориентлашырга өйрәтә.
Китапханә белем, мәдәният дөньясында яңа киңлекләр ача. Республикада китапханә эше даими үсеш юлында. Татарстан Республикасы Президентының ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында заманча мәгълүмати технологияләр потенциалын киң кулланып китапханәләр системасын модернизацияләү бурычын куйды.
Безнең китапханәләрдә эшләүче профессионаллар куелган бурычларны хәл итә ала, дип ышанам. Сезне бәйрәм белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, яңа һөнәри уңышлар, гаиләгезгә иминлек телим.
МА "Татар-информ", 2009 елның 27 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз