Заманча поезд

2009 елның 27 мае, чәршәмбе
Быел җәй көне Мәскәү яки Адлер якларына сәяхәткә поездга утырып китәргә теләүчеләр отачак. Тиздән башкалага уңайлылыгы югары дә­рәҗәдә булган заманча состав кайтачак. Ул Казан – Мәскәү – Адлер маршруты буенча йөриячәк.

Пассажирларның куркынычсызлыгы өчен вагоннарда хәтта күзәтү камералары да урнаштырганнар, ди. Җәй көне Горький тимер юлларының Казандагы бүлегендә тагын берничә яңалык көтелә. Халык күпләп бакчаларга йөргән чорда барлыгы 33 состав хезмәт күрсәтәчәк. Ерак араларга йөрүче 12 поезд исә Новороссийск, Симферополь һәм Анапага юл тотачак. Җәйдән башлап тимерьюлчылар кер юуның да ни икәнен онытачак. Бу эшне шәхси фирмаларга тапшырырга булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International