27 май – Гомумроссия китапханәләр көне

2009 елның 27 мае, чәршәмбе
27 май – Гомумроссия китапханәләр көне. Бу уңайдан редакциябезгә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиевадан котлау килде. Анда, аерым алганда, болай диелә:

"Китапханәләр һәм аларның фондлары – һәр халык, һәр дәүләтнең горурлыгы һәм байлыгы, цивилизацияле җәмгыять атрибуты ул. Фондларында уникаль басмалар һәм китап ядкәрләрен кадерләп саклаучы Татарстан китапханәләре мәдәният һәм мәгърифәтнең чын үзәкләре, белем чыганаклары булып тора. Татарстан Республикасында өч меңнән артыграк китапханә эшли. Шуның 1580 е – безнең өчен, ягъни гади укучылар өчен.

Республикада яшәүче һәр ике кешенең берсе – китапханәнең даими укучысы. Китап безне бөтен гомеребез буена озата бара: гаилә китапханәләрендәге тәүге китаплар белән инде балачактан ук танышабыз. Мәктәп китапханәчесе – беренче укытучыбыз кебек. Безне ул китаплар һәм дәреслек­ләрдән дөрес файдаланырга, иксез-чиксез мәгълүмат ташкынында югалып калмаска өйрәтә.

Китапханә чикләрне киңәйтә, белем, мәдәният дөньясында яңа офыклар ача".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International