Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР парламенты Регламенты Дәүләт Советының ике дәүләт телендәге эшчәнлегенә игътибар бирә
2009 елның 20 мае, чәршәмбе
20 май көнне ТР парламентының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты проектын тикшерде. Регламент проекты белән депутатларны парламентның Хокук идарәсе башлыгы Андрей Ощепков таныштырды. Аның сүзләренчә, әлеге проект депутатларның тәкъдимнәрен алып, эшче төркеме тарафыннан төзелгән.
Регламент проектында Дәүләт Советы һәм аның органнарының (моңа Президиум, комитетлар һәм башкалар керә) ике дәүләт - татар һәм рус телләрендәге эшчәнлегенә аеруча игътибар бирелә. Регламентның 3 нче маддәсенә "ТР Дәүләт Советы, Дәүләт Советы Президиумы, комитетлар һәм комиссияләр, парламенттагы депутат берләшмәләре утырышларында, парламент тыңлаулары уздырганда эш ике дәүләт телендә алып барыла" дигән норма кертелә. Ягъни кирәк вакытта эш барышында татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин итү каралган.
Моннан тыш ТР Дәүләт Советына закон проектларын кертү тәртибенә дә үзгәрешләр тәкъдим ителә. Аерым алганда, закон проекты тексты, аңлатма язуы, башка документлар һәм материаллар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә кертелергә тиеш.
Яңартылган Регламентта ТР Дәүләт Советы Секретаренең вәкаләтләре аныкланган. Аның вәкаләтләреннән ТР Дәүләт Советы секретариаты белән җитәкчелек итү төшереп калдырылган.
Регламентка шулай ук комитетлар утырышларын уздыруның вакытына кагылышлы норма кертелгән. Алар кирәк булганда, ягъни ике айга бер тапкырдан да кимрәк җыелмый.
Проектта ТР Дәүләт Советының, федераль законга үзгәрешләр керү сәбәпле, республика законнарын тәңгәлләштерү белән бәйле эш тәртибе дә күрсәтелә.
Моннан тыш, парламент сессияләрендә закон проектын караганда ТР Иҗтимагый палатасы тәкъдимнәре дә тыңлана.
Регламентның 120 нче маддәсендә ТР Дәүләт Советының агымдагы елга якынча эш планын төзү тәртибе билгеләнә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 20 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз