Икътисад министрлыгында 2010 елга ТР үсешенең төп социаль-икътисади фаразлары каралачак

2009 елның 26 мае, сишәмбе
27 майда ТР Икътисад министрлыгында 2010 елга һәм 2015 елга кадәрге чорга республика үсешенең төп социаль-икътисади фаразлары каралачак. Чираттагы коллегия утырышы көн тәртибенә барлыгы 7 мәсьәлә чыгарыла, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Аерым алганда, анда ТР Эчке эшләр, Экология һәм табигый байлыклар министрлыкларының төп эшчәнлек юнәлешләре һәм эш нәтиҗәләре хакында хисаплары тыңланачак. Шулай ук аерым категория салым түләүчеләргә ташламалар бирүнең максатчанлыгы тикшерелеп, ТР Дәүләт хакимияте башкарма органнары белгечләрен һөнәри үстерү программасы расланачак. Коллегия утырышында 2009-2011 елларга Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү программасы проекты да тикшерелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International